news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптик Татарстанда булачак аномаль салкын һава торышы турында кисәтте

Синоптик Татарстанда булачак аномаль салкын һава торышы турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда һәм Идел буе федераль округының үзәк төбәкләрендә температура нормадан 4 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, метеоролог сүзләренчә, бүгенге көннән Уралда «нормадан 4-8 градуска түбәнрәк чын мәгънәсендә салкын һава торышы» урнашачак.

Ял көннәрендә салкыннар Көнбатыш Себернең көньягына киләчәк, анда «бик салкын һава торышы» көтелә һәм кайвакыт хәтта яңгыр һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр дә күзәтеләчәк. Бу төбәкләрдә төнлә һава температурасы +3..+4 градуска кадәр төшәчәк.

Моннан тыш, киләсе атнада Красноярск краеның көньягында да суыта. Анда температура «гадәти климат характеристикаларыннан 6-8 градуска түбәнрәк» булачак. Бу атна башында Татарстанда коры һәм җылы һава торышы урнашты. Әмма киләсе атнада циклон республикага кабат яшенле яңгырлар алып килергә мөмкин. Бүген төнлә төбәктә термометрның терекөмеш баганасы +5..+10 градуска кадәр төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot