news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Вильфанд Татарстанда көзге һава торышына фаразларын әйтте

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  фәнни җитәкчесе хәбәр иткәнчә, көзнең беренче ае безнең төбәктә яңгырлы булмаячак.

Роман Вильфанд Татарстанда көзге һава торышына фаразларын әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Сентябрьнең беренче көннәрендә Идел буе федераль округында температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта бүген онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

«Идел буе округында температура нормадан югарырак, әмма ул бертөрле булмаячак. Якындагы биш көн дәвамында Татарстанда температура 25-30 градустан 20-23 градуска кадәр үзгәрер дип көтелә. Атнаның икенче яртысында яңгыр яварга мөмкин. Гомумән алганда, сентябрьдә Татарстанда бераз явым-төшем көтелә. Һава торышы уңайлы булыр дип фаразлана, әмма температура үзгәреп торачак», — диде спикер.

Роман Вильфанд сүзләренчә, якындагы җиде көнгә генә һава торышы фаразлары ышанычлы санала. Шуңа күрә төбәктә ай азагында нинди һава торышы булачагын төгәл билгеләү катлаулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100