Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роман Вильфанд Татарстанда көзге һава торышына фаразларын әйтте
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе хәбәр иткәнчә, көзнең беренче ае безнең төбәктә яңгырлы булмаячак.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Сентябрьнең беренче көннәрендә Идел буе федераль округында температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта бүген онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.
«Идел буе округында температура нормадан югарырак, әмма ул бертөрле булмаячак. Якындагы биш көн дәвамында Татарстанда температура 25-30 градустан 20-23 градуска кадәр үзгәрер дип көтелә. Атнаның икенче яртысында яңгыр яварга мөмкин. Гомумән алганда, сентябрьдә Татарстанда бераз явым-төшем көтелә. Һава торышы уңайлы булыр дип фаразлана, әмма температура үзгәреп торачак», — диде спикер.
Роман Вильфанд сүзләренчә, якындагы җиде көнгә генә һава торышы фаразлары ышанычлы санала. Шуңа күрә төбәктә ай азагында нинди һава торышы булачагын төгәл билгеләү катлаулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз