Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең берничә төбәгендә аномаль җылылык көтелә
Бу атна азагында Россиянең кайбер төбәкләрендә һава температурасының климатик нормадан 8-12 градуска югарырак булуы көтелә. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, Уралның төньягында сизелерлек җылытачак. Екатеринбургта һава температурасы климатик нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Бу шулай ук Омск, Томск, Новосибирск өлкәләренә дә кагыла.
Идел буе федераль округының төньягында температура климатик нормадан 10-12 градуска югарырак булачак. Биредә Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре, Пермь крае хакында сүз бара.
Атна ахырында Красноярск краеның үзәк һәм көньяк районнарында һава температурасы климатик нормадан 12 градуска югарырак булачак: һава массалары Атлантикадан аномаль җылылык алып киләчәк.
Үзәк федераль округта атна дәвамында җылы һава торышы көтелә. Россиянең үзәк өлешендә температураның түбәнәюенә дә карамастан, һава температурасы климатик нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, дип белдерде галим.
Шуның белән бергә, Якутиянең кайбер районнарында термометрның терекөмеш баганасы Цельсий буенча -62 градуска кадәр түбәнәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз