Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роман Вильфанд Идел буенда җылытачагын фаразлады
Алдагы көннәрдә Россиянең дүрт федераль округында, шул исәптән Идел буенда җепшек көннәр көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, Себер төбәкләре, Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Уралга да җылы көннәр килә.
«Чукоткада бик җылы, анда циклоник эшчәнлекнең йогынтысы башлана һәм температура шактый күтәрелә, ул -20..-25 диапазонында булачак. Ә Чукотканың Төньяк Боз океаны һәм Тын океан яр буенда температура -15 градус тирәсе булачак», - дип искәртте белгеч.
3 гыйнварда Идел буе территориясендә төнлә термометр баганалары -8..-3 градусны күрсәтсә, көндез исә -3..+2 градуска кадәр җылытачак. Өстәвенә, мондый һава торышы киләсе атна башына кадәр күзәтелер дип көтелә.
«Чиләбе өлкәсендә тагын да җылы булачак, пәнҗешәмбе көндез температура -1..-4 градуска, алга таба 0..+2 градуска кадәр күтәрелә, бу климатик нормадан 8 градуска югарырак», - диде РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз