news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Силантьев хиҗап өчен Россия Мәгариф министрын тәнкыйльләү урынсыз дип саный

Аның мәгълүматлары буенча, татар Азюркасында традицион яулыклар белән түгел, ә ваһабчылар фасонындагы хиҗаплар белән көрәшәләр.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган ислам белгече, МГЛУ профессоры Роман Силантьев Россия Мәгариф министры Ольга Васильеваның мәктәптә хиҗаплар мәсьәләсе турындагы карашын хуплый. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мәгариф министры хиҗаплар буенча комментариесендә Югары суд һәм безнең дәүләт башлыгының карашы турында гына әйтеп узды, шунлыктан аның адресына тәнкыйть урынсыз", - диде Р.Силантьев пәнҗешәмбе көнне "Интерфакс-Религия" корреспондентына.

Алдан Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы татар авылы Азюркадагы мәктәп укучылары һәм укытучыларының яулык бәйләүләрен тыюны шәрехләп, Россия мәктәпләрендә укучылар дин тотуларын атрибутлар белән күрсәтергә тиеш түгел, дип белдергән иде. Җавап итеп Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров министр "җирле җитәкчеләрне төзәтәсе урында “үзенең шәхси карашын” миллионлаган гражданнарга көчләп тага, дип белдерде һәм өстәп өч кызының да мәктәпкә хиҗаптан йөрүләрен җиткерде.

Р.Силантьев, Азюркадагы "туктаусыз дәвам итә торган" шау-шуның "исламофобиягә бернинди катнашы юк, соңгы көннәрдә "мөселман хатын-кызларны кысрыклаучыларга" каршы чыгучылар өндәмәләргә тәнкыйть беләнрәк карасыннар иде", дип билгеләп үтә.

"Без биредә Мордовия чиновникларының һәм хөкүмәт органнарының Азюркадагы ваһабчылар җәмгыяте белән көрәшен күрергә мөмкинбез. Анда мөслимәләрнең традицион киемнәре белән түгел, ә ваһабчылар фасонындагы хиҗаплар белән көрәшәләр", - дип белдерде ул.
Эксперт экстремистлар һәм террорчылар исемлегендә, аны финанс мониторингы буенча федераль хезмәт төзегән, Азюркадан чыккан 15 кешесе, соңгы 20 елда тагы йөзләбе , оператив мәгълүматлар буенча, “Моленбектан Вазиристанга” һәм " Кавказ Эмиратыннан ИГИЛга” кадәр (Россиядә тыелган) билгеләнеп үткәннәр, дип белдерә.

" Өч меңләп кеше яшәгән авылда бу саннар югары радикализацияне билгели. Аек һәм спорт яратучан авыл булуы да арттырыла. Узган ел декабрь башында Мордовия эпидемиологлары авылны республика масштабында наркомания һәм ВИЧ-инфекция тарату үзәге дип атады", - диде ислам белгече.

Р.Силантьев Чечня һәм Татарстанның дини һәм сәяси лидерларына хәлне объектив ачыклау өчен үз вәкилләрен Мордовиягә җибәрергә тәкъдим итте.

" Мордовия ваһабчылары төньяк Кавказдагы диндәшләренең Дагыстанда яки Чечняда үзләрен кысрыклаулары турында матбугат чараларына зарлану технологиясен кабатлыйлар", - дип өсти ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100