Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роман Шаронов “Рубин” ның генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде
Ул “Рубин” ФК ның төп составы өчен яшь футболчылар әзерләү системасында җитәкчелек итәчәк
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). “Рубин” командасында күп еллар сакчы һәм капитан булган Роман Шаронов Казан футбол клубы генераль директорының спорт мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасына билгеләнде. Ул “Рубин” ФК ның төп составы өчен яшь футболчылар әзерләү системасында җитәкчелек итәчәк, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.
Роман Шаронов 1976 елның 8 сентябрендә Мәскәүдә туган. Ул «Локомотив-д» (Мәскәү), «Фуабей» (Кытай), «Металлург» (Красноярск), «Терек» (Грозный), «Шинник» (Ярославль) командалары өчен чыгыш ясады. 1999-2004 һәм 2008-2014 елларда “Рубин” командасы өчен уйнап, ике тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Россия Суперклубы иясе, Россия кубогы иясе, Россия чемпионатында бронза призер, шулай ук Беренче дивизион җиңүчесе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз