news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Шаронов баш тренер вазифаларын башкарганы өчен «Рубин» штрафка тартылды

Клубка 1 млн, белгечкә тагын 200 мең сум түләргә туры киләчәк.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Россия футбол берлегенең Контроль-дисциплинар комитеты Роман Шаронов баш тренер вазифаларын башкарганы өчен Казанның «Рубин» клубын штрафка тартты. Бу хакта журналистларга комитет рәисе Артур Григорьянц сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Татарстан башкаласыннан килгән команда 1 млн сумга штрафка тартылган, ә белгечнең үзенә тагын 200 мең сум түләргә туры киләчәк, дип аңлатты ул.

Июль аенда Россия Футбол берлеге Россия Премьер-лигасы һәм Футбол илкүләм лигасы клубларына Pro лицензиясе булмаган тренерларга команда белән демонстратив идарә итү ярамавы турында кисәтү җибәрде. Ул Роман Шароновта да юк, шуңа күрә Казан клубының рәсми остазы итеп испанлы Эдуард Докампо билгеләнде.

«Без Россия футбол берлеге генераль секретаре Александр Алаевтан «Рубин» ФК өлкән тренеры Роман Шароновның баш тренер функцияләрен башкаруы турында хат алдык. Без ММЧ материалларын, видео һәм башка мәгълүматларны өйрәндек», - дип аңлатты комитет карарын Григорьянц.

  • «Рубин» Россия чемпионатының биш турыннан соң, җиде очко җыеп, турнир таблицасында сигезенче урынны били. 10 августта «Краснодар»га оттырганнан соң, Казан клубы 18 августта Туланың «Арсенал» командасы белән уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100