news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Шәйхетдинов яңа вазифада Иннополис эшен төп биш юнәлеш буенча көчәйтәчәк

Роман Шәйхетдинов республика вице-премьеры вазифасында төп бурычларны билгеләде.

Роман Шәйхетдинов яңа вазифада Иннополис эшен төп биш юнәлеш буенча көчәйтәчәк
архив

(Санкт-Петербург, 6 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Роман Шәйхетдинов Иннополис эшен төп биш юнәлеш буенча көчәйтәчәк. Татарстанның яңа билгеләнгән вице-премьеры Петербург халыкара икътисади форумы барышында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге юнәлешләргә Иннополис Университетын, индустриаль проектларны үстерү, махсус икътисади зонага резидентлар җәлеп итү, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм аның белән нәтиҗәле идарә итү, Иннополис шәһәрендә махсус салым режимнары билгеләү керә», - диде ул.

Моннан тыш, элеккеге мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының бурычы – Иннополиста яшәүчеләр һәм резидентлар өчен сыйфатлы шартлар тудыру.

Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Элеккеге мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының кандидатурасын ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында бертавыштан хупладылар. Министрлыкны Әлмәтнең элеккеге мэры Айрат Хәйруллин җитәкләячәк.

Роман Александрович Шәйхетдинов ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасын 2012 елның 28 маеннан бирле биләде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100