news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Шәйхетдинов: Театрларның дәүләт порталы аша билет сату планы 30 процент булырга тиеш

"Бу чара тамашаларның мониторингын алып барырга ярдәм итәчәк", - ди Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Роман Шәйхетдинов: Театрларның дәүләт порталы аша билет сату планы 30 процент булырга тиеш
архив/Михаил Захаров

(Иннополис, 6 февраль, «Татар-информ», Айдар Әхмәдиев). Республика театрларының дәүләт хезмәтләре порталы аша билет сату планын 30 процент итеп билгеләргә кирәк дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Бу хакта ул “Иннополис” ИТ-шәһәрендә министрлыкның йомгаклау коллегиясендә әйтте.

“Театрларның билет сату төшеме елга 500 миллион сумга җитә. Хәзерге вакытта портал аша билетларның 3 проценты гына сатыла. Бу мәсьәләгә театрлар сак карый. Ә цифра аша без театрларның нәтиҗәлелеген тикшерә алабыз”, - ди ул.

Роман Шәйхетдинов бу мәсьәләне чишүдә Татарстан Президенты ярдәмен сорады. “Билет сатуны цифрлаштыру тамашаларның мониторингын алып барырга булышачак”, - диде ул.

Министр ел ахырына кадәр бердәм билет сату системасын тулысынча булдыру планы турында да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100