Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роман Шәйхетдинов: "Тавышларны ясалма рәвештә арттырып булмый"
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлардагы символлар өчен барган ярышны шәрехләп үтте.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Хөкүмәте вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлардагы символлар өчен барган ярышны шәрехләп үтте. Аның фикеренчә, тавышларны ясалма арттыру мөмкин түгел, чөнки тавыш бирү процессы шәхси кабинетка һәм мобиль телефон номерына бәйләнгән.
«Казан бүген беренче урында, бу рәсми статистика. Россиянең өченче башкаласы, тышкы туризмда лидер булып торучы шәһәр, билгеле, яңа банкнотта сурәтләнергә мөмкин», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары.
Р. Шәйхетдинов Казанның инде 340 мең 316 тавыш җыйганлыгын әйтте. «Тавыш бирүдә актив катнашырга кирәк. Күптән түгел Insragram’да үз аккаунтымда гади генә инструкция урнаштырдым. Бик тә активлык күрсәтүегезне телим. Без һичшиксез җиңәргә тиеш», – дип мөрәҗәгать итте ул татарстанлыларга.
Шул ук вакытта ТР инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчсе урынбасары Марат Бохараев Үзәк банк тәкъдим иткән тавыш бирү тулысынча ачык түгел, дип белдерә. «Тавышларны санау системасы ачык түгел. Без нәтиҗә ясалган саннарны гына күрәбез, алар көн арта бара, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстанда 4 млн лап кеше яши, бездә патриотизм көчле һәм шуннан чыгып, шул кадәр генә тавыш булуына шикләнәм. Яшьләр оешмалары, студентлар, мәктәп укучылары тавышы иң күбесе булгандыр. Әлегә финиш туры сызыгы, 7 октябрь – нәтиҗәләр чыгарыр көн. Татарстанлыларның Казанны яклау мөмкинлеге бар әле дип уйлыйм».
«Без көндәшләребез ничек эшләгәнне карадык. Дөресен әйткәндә, бик үк дөрес түгел. Мәсәлән, Кызыл Аланда Сочины яклаган өчен ташламалар бирелә. Андагы туристлар агымын (көненә 3 тән 5 меңгә кадәр кеше) һәм тауга күтәргечтә менүчеләрне күзалласаң, бик күпләр бу ташламалардан бик теләп файдалана», – дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз