news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роман Шәйхетдинов: “Россиядә интернеттан файдаланучылар арасында Татарстан беренче урында тора”

Республикада интернет челтәреннән файдаланучылар 3 миллионны тәшкил итә

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә Интернет челтәреннән файдаланучылар 3 миллионны тәшкил итә. Бу — Татарстан халкының 71 проценты дигән сүз. ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, РФ территориясенә интернеттан файдаланучылар арасында татарстанлылар беренче урында тора.

Гомумән, Россиядә интернет челтәреннән файдаланучылар 55, ә Идел буе федераль округында исә 50 процентны тәшкил итә. Россиядә интернеттан файдаланучы татарлар саны 2, 5 миллион, дип белдерде Роман Шәйхетдинов бүген ТР Хөкүмәте йортында барган брифингта.

news_right_1
news_right_2
news_bot