news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Шәйхетдинов дәвамчысы Айрат Хәйруллинның уңышлы эшенә ышана

«Аның нәрсә эшләргә кирәклеге турында күзаллавы яхшы», - диде ул.

Роман Шәйхетдинов дәвамчысы Айрат Хәйруллинның уңышлы эшенә ышана
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып эшләгән Роман Шәйхетдинов үзен алмаштырган Айрат Хәйруллинның уңышлы эшенә ышана. Бу хакта ул журналистларга фикерен белдерде.

«Айрат Ринатовичның бай тәҗрибәсен исәпкә алсак, ул министрлыкның бурычларын аңлый. Ул да бит «Электрон Хөкүмәт һәм республикада цифрлаштыру эше башында торган кеше. Аның нәрсә эшләргә кирәклеге турында күзаллавы яхшы», - диде Роман Шәйхетдинов.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләү турында Указ имзаланганын әйтте. Моңа кадәр Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкарды.
  • Роман Шәйхетдинов исә, Иннополис мәсьәләләре белән шөгыльләнү буенча ТР вице-премьеры булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100