news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роман Шәйхетдиновның «Иннополис»ны үстерүдәге хезмәтенә бәя булды

Роман Шәйхетдиновның «Иннополис»ны үстерүдәге хезмәтенә бәя булды
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган Татарстан Дәүләт Советы утырышында Роман Шәйхетдинов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнү өчен килештерелде. Шәйхетдиновның эшчәнлеге белән төбәкнең Премьер-министры Алексей Песошин таныштырды.

«Роман Шәйхетдиновның турыдан-туры бурычларына «Иннополис» территориаль аерымланган инновацион үзәген үстерү мәсьәләләре керә. Бүгенге көндә Иннополис үсешенең өч төп юнәлеше бар: Иннополис университеты, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм Иннополис шәһәре. Соңгы 6 елда Иннополис университеты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган милли максатларга ирешүгә юнәлдерелгән федераль проектларны гамәлгә ашыру өчен төп мәйданчыкларның берсенә әйләнде», – диде Песошин.

Спикер, алга таба Иннополис үсештә булуына өметләрен баглады.

«Киләчәктә дә Иннополис проекты үсеше динамикасының үсеш темплары үсәчәк дип ышанам», – дип ассызыклады Премьер-министр.

  • Моңарчы, 2019нчы елдан башлап ТР премьер-министры урынбасары вазыйфасында эшләгәндә дә Роман Шәйхетдинов үзен нәтиҗәләргә ирешүчән, максатчан һәм грамоталы җитәкче булып танытуын да билгелиләр парламентта.

news_right_1
news_right_2
news_bot