Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында участок сайлау комиссиясен тикшерде
Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов РФ Президенты сайлауларын оештыру эшләре кысаларында ведомство буйсынуындагы Югары Ослан районында булды. Ул биредә участок сайлау комиссияләрен карап чыкты.
«Район совет аппараты җитәкчесе Людмила Никитина белән берлектә районның берничә участок сайлау комиссиясен карап чыкканнан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары Югары Осланда тавыш бирү процессының регламент буенча оештырылуын, сайлауларның штат режимында узуын билгеләп үтте», - дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).
15 марттан Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бүгенге киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов республика Үзәк сайлау комиссиясенә һәм район башлыкларына сайлаулар барышында тавыш бирүчеләр өчен иминлек һәм барлык кирәкле шартларны булдырырга кушты, дип «Татар-информ» элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз