Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роман Шәйхетдинов: Иннополистагы экспериментлар төрле юнәлешләр буенча трендка әверелә
Иннополис - Россиянең иң яшь шәһәре, анда төзекләндерү һәм социаль төзелеш белән бәйле экспериментлар үткәрелә. Аларның күбесен инде трендлар дип тә атарга мөмкин. ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумында шундый фикере белән уртаклашты.
«30 августта Иннополиста скверны реконструкцияләү эшләре төгәлләнә. Гомумән, биредә шәһәр мохите бик таләпчән, чөнки халыкның күпчелеге зур калалардан күчеп килгән. Шуңа күрә анда бик сыйфатлы мохит булдырырга кирәк, һәм без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Өстәвенә, бу кайбер технологияләр өчен эксперименталь мәйданчык та. Һәм алар инде төрле юнәлешләр буенча трендка әверелә башлады», - дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, федераль Хөкүмәт һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның игътибары бик зур. Шул рәвешле, һәр шәһәрдә кеше үз хыялларын тормышка ашыра алсын өчен тиешле шартлар тудырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз