news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Роман Шәйхетдинов академик Александр Габибовка Арбузов премиясен тапшырды

Роман Шәйхетдинов академик Александр Габибовка Арбузов премиясен тапшырды
Фото: https://prav.tatarstan.ru

ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Габибовка фосфор-органик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Тантана Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Александр Габибович Габибов – дөнья күләмендә танылган Россия галиме, молекуляр биология, биохимия һәм биокатализ өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең берсе. Ул фосфор-органик агуларны бәйләргә һәм таркатырга сәләтле «каталитик вакциналар» уйлап табуга зур өлеш керткән.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, лауреатны котлап, аңа сәламәтлек, иминлек һәм уңышлы эшчәнлек теләде.

Халыкара Арбузов премиясен 1997 елда Татарстан Республикасы Президенты гамәлгә куйган, ул инде 25 елдан артык иң абруйлы һәм статуслы, шулай ук фосфор химиясе өлкәсендә дөньяда бердәнбер бүләк санала.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100