news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роман Исланов Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы вазифасыннан китте

Роман Исланов муниципаль берләшмә башкарма комитетын 2015 елның гыйнварыннан җитәкләде.

(Алабуга, 3 май, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы Роман Исланов үз теләге белән вазифасыннан китте. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

29 апрельдән Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарма комитет башлыгының беренче урынбасары Ринат Хәйруллин башкара.

Роман Исланов муниципаль берләшмә башкарма комитетын 2015 елның гыйнварыннан җитәкләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot