news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рок-йолдыз Земфира Ниагара шарлавыгы янында автограф тараткан

Төньяк Америкада дәвам иткән иҗади тур вакытында Земфира Торонтоның тарихи, матур урыннарын күрергә дип урамга чыккан булган.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”) Канадада гастрольләре вакытында рок-йолдыз Земфира Ниага шарлавыгы янында автографлар тараткан, халык белән фотога төшкән, дип яза "Комсомольская правда" газетасы.

Земфираның Төньяк Америка буенча “Кечкенә кеше” дип исемләнгән иҗади туры үзенең экваторына якынлашты. Канадада ул җиденче концертын бирде. Торонтода аның әле чыгыш ясаганы юк иде, шуңа күрәдер җырчы җирле тарихи урыннарны карарга дип урамга чыккан, Ниагара шарлавыгына да барган.

Шәһәрдә Земфираны танымасалар, ә менә шарлавык янында монда экскурсиягә килгән ватандашлары бик тиз танып алган һәм, әлбәттә, автограф сорый башлаган. Кәефе яхшы булгангамы, җырчы беркемгә дә каршы килмәгән, җанатарлары белән фотога да төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100