news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рок татарда юк инде ул, безгә хас түгел - Зәйнәп Фәрхетдинова альтернатив музыка турында

Альтернатив музыка вәкилләре әти-бабайларыбыздан калган моңнарны заманча ачарга, шушы музыка белән үзләрен дөньяга күрсәтергә тырышалар, ди җырчы.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Альтернатив музыка – бик моңланып тормыйча, яңа заманча күңелнең хисләрен җиткерергә тырышу ул. Татарстанның халык артисткасы Зәйнәп Фәрхетдинова "татар альтернатив музыкасы" дигән төшенчәне шулай аңлый. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында әйтте. 

Зәйнәп Фәрхетдинова фикеренчә, иҗатчыларга, шул исәптән альтернатив музыка юнәлешендә эшләүчеләргә катгый карашта булу кирәкми. "Бәхәсле яклар күп инде ул. Барысына да катгый карасаң, бернәрсәне дә сәхнәгә чыгармаска кирәк. Тыю кертергә була. Әмма иҗат шундый әйбер – анда эзләнү ачышка китерә. Мин тәнкыйтьче түгел, яңалыкларны кабул итәм", - дип билгеләп үтте җырчы.

"Альтернатив музыкага мин бик уңай карашта. Альтернатив музыка вәкилләре инструментлар белән тере чыгыш ясыйлар бит. Бизәлеше буенча бу күп чыгымнар таләп итә. Альтернатив музыка – бик моңланып тормыйча, яңа заманча күңелнең хисләрен җиткерергә тырышу ул. Бик яхшы, бу өлкәдә эшләүчеләргә мин бер дә каршы түгел", - диде ул.

"Хәзер шундый күренеш - шәһәр белән авыл кушылып бара. Авыл проблемалары җиңеләеп бара, ә шәһәр һаман да яңара, алга бара. Альтернативага килгән егетләр кызларның әти-әниләре авылдан чыккан. Бу яшьләребез әти-бабайларыбыздан калган моңнарны заманча ачарга, шушы музыка белән үзләрен дөньяга күрсәтергә тырышалар. Киләчәктә, әлбәттә, тыңлаучылары булачак. Яшәр бу юнәлеш. Без дә яшәрбез, татар халкы да яши. Дөнья белән чагыштырганда без күп түгел бит, әмма үзебезне күрсәтергә, яңа фестивальләр белән алга барырга тырышабыз. Көчләре, теләкләре, матди мөмкинчекләре булса, эшләсеннәр генә", - дигән фикер җиткерде Зәйнәп Фәрхетдинова.

"Яшьләр арасында матур гына төркемнәр барлыкка килде – егетләр сүзләрне рэпка сала. Үз сүзләрен әйтәселәре килә, ул аларның янган йөрәкләре, аларга килгән тәрбия, әйләнә-тирә мохиттан чыккан сүз. Аларның да сүзләрен әйтәселәре килә", - диде җырчы рэп юнәлешендә иҗат итүчеләр турында.  Рок турындагы сорауга исә Зәйнәп Фәрхетдинова: "Рок татарда юк инде ул. Ул безгә хас түгел. Ниндидер йомшаграк өлкәдә эзләнү дөресрәк", - дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100