news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рок-музыкант Альберт Исмаил татарча дөрес җырламаучылар фестивале оештырырга тәкъдим итә

Исмаилның әлеге нияте Салават Фәтхетдиновның Элвин Грей музыкасына карата әйтелгән фикереннән соң туган.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Автор-башкаручы - рок стилендә татарча җырлаучы Альберт Исмаил, “татарча җырлый белмәүчеләр” белән берләшеп, фестиваль оештырырга уйлый. Бу хакта ул “Интертат.ру” электрон газетасына биргән интервьюсында әйтте.

"Салават Зәкиевичның (Татарстанның халык артисты, профессор Салават Фәтхетдинов - авт.) Элвин Грейның җырлавына карата әйтелгән “Татарча болай җырларга ярамый” дигән сүзе мине битараф калдырмады. “Татарча болай җырларга ярамый” дигән сүз, минемчә, көчле фикер. Аурупа кануннары буенча, бу дискриминациягә керә. 2005 елдан бирле без альтернатив музыкант-җырчылар буларак йөрибез. Шәһәр шартларында үскән яңа буынның зәвыгына туры китереп, заманча музыка, заманча җырлар шәһәр баласы күңеленә барып җитсен дип тырышып йөрдек", - дип аңлатты Альберт Исмаил.

"Хәзер башыма шундый бер фикер килде, безгә – татарча дөрес җырламаучыларга - берләшеп, бер фестиваль оештырыргадыр, бәлки? Радик кебек җырларга ярамый дисәләр, рэперларга да, альтернатив җырчыларга да җырларга ярамый дигән сүз. Ничек җырларга ярый? Салават кебек кенәме? Галимов кебекме? Аның кагыйдәләре кайда язылган? Менә шул борчый мине...", – диде Альберт Исмаил.

Исегезгә төшерәбез, Салават Фәтхетдиновның фикеренә каршылык белдерү йөзеннән, музыкант Элвин Грей концертында #потатарскитакпетьнельзя дигән хэштег язылган футболка киеп чыккан иде. 

Белешмә: Альберт Исмаил - 1990  еллар ахыры, 2000 еллар башында популяр булган татар рок-музыканты, автор-башкаручы, татар альтернатив музыкасы вәкиле. Иң билгеле җырлары - "Яшә, татар!", "Яралы мәхәббәт", "Ике пилот".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100