news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рогозин һәм Миңнеханов гандбол буенча Россия-Финляндия җыелма командалары матчында булды

Россия җыелма командасы Татарстан башкаласында уен белән гандбол буенча 2019 елгы Дөнья чемпионатына квалификацияне төгәлли.

Рогозин һәм Миңнеханов гандбол буенча Россия-Финляндия җыелма командалары матчында булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Баскет-холл” мәйданында гандбол буенча Россия һәм Финляндия җыелма командалары матчында булды.

Россия җыелма командасы Татарстан башкаласында уен белән гандбол буенча 2019 елгы Дөнья чемпионатына квалификацияне төгәлли. Уенны Рогозин һәм Миңнеханов Россия Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев, Финляндия Гандбол ассоциациясе президенты Яри Хенттонен белән бергә күзәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot