news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рогозин: Казан авиазаводы катлаулы бурыч үтәде

Дмитрий Рогозин Владимир Путин алдында Ту-160М2 чыгару эше буенча хисап тотты.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы элек җитештерүдән туктатылган ТУ-160 стратегик ракета йөртүчесен (ракетоносец) торгызу буенча катлаулы бурычны үтәде. Бу хакта Вице-премьер Дмитрий Рогозин Владимир Путинга үз докладында белдерде. Бу хакта Россия башлыгының рәсми порталы хәбәр итә.

Рогозин Казан заводында җыелган яңа Ту-160М2 самолетын цехта күрсәтелүе турында белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot