news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнарның туганнарына 10 миллион сум түләнәчәк

«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнарның туганнарына 10 миллион сум акча түләнәчәк.

«»Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнарның туганнарына, эш урынына карамастан, предприятие 10 миллион сум акча түләячәк, шулай ук җирләүне оештыру белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алачак», – дип белдерделәр предприятиенең матбугат хезмәтендә.

Барлык зыян күрүчеләргә өчәр миллион сум түләнәчәк, шулай ук дәвалануга киткән барлык чыгымнар да компенсацияләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot