news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Родион Мирошник: Өзелгән һәр гомер — Киевның көнбатыш иганәчеләре намусында

РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Родион Мирошник Украинаның Түбән Кама һәм Белгородка һөҗүмнәрен шәрехләде.

«Белгородта - 30дан, Түбән Камада 50дән артык кеше зыян күрде! Аларның ким дигәндә 18е һәлак булган. Киев режимының көнбатыш иганәчеләренә шуны аңларга һәм истә калдырырга кирәк: һәр өзелгән гомер, имгәтелгән һәрбер язмыш - нацистларга корал бирүчеләрнең намусында», - дип язган Мирошник социаль челтәрләрдә.

Искәртеп үтәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, Украина Кораллы көчләренең Түбән Камага массакүләм һөҗүме вакытында 48 кеше зыян күргән. Тагын 13 кеше (шуларның берсе – бала) һәлак булган. Теракт турында җинаять эше кузгатылды. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot