news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Робот-җыештыручылар Казанда 280 урам себерүчене алыштырачак

Казан идарәче компанияләре йорт яны территорияләрен тоту өчен 28 автоном робот-җыештыручыга заказ биргән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, бу роботлар Казанда урам себерүчеләр кытлыгын өлешчә тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, бүгенге көндә ул 877 кешене тәшкил итә.

«Операторлар әзерлек узган инде. Роботлар алмаш насадкалар белән җиһазландырылган: кышын аларны кар җыю өчен, җәен себерү өчен кулланырга планлаштыралар», – дип билгеләп үтте Гыйниятуллин.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары өстәп әйткәнчә, дөрес файдаланган очракта һәр робот унга кадәр кешене алыштыра ала. Шул рәвешле, 28 машина 280 кешене алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot