news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Шәймәрданов Минзәлә театрының рус һәм азәрбәйҗан классикасын куеп дан алуын әйтә

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры белән матбугат конференциясе үтте.

Роберт Шәймәрданов Минзәлә театрының рус һәм азәрбәйҗан классикасын куеп дан алуын әйтә
Султан Исхаков

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә татар дәүләт драма театры татар тамашачысы тәрҗемә әсәрләрен карарга яратмый дигән традицион фикерне юкка чыгарды. Театр артистлары сүзләренә караганда, театрның иң карала торган спектакльләре - тәрҗемә әсәрләр.

Бу хакта Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә билгеле булды. Әлеге матбугат чарасы театрның “Тантана” республика театр премиясенең иң дәрәҗәле “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңүенә һәм театрның алда торган Казан гастрольләренә багышланган иде. Матбугат конференциясендә театр директоры Роберт Шәймәрданов, театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов һәм театрның яшь артистлары – Рөстәм Зиннуров белән Зилия Закирова катнашты.

Мәгълүмат өчен. Театр Казан тамашачысына ике спектаклен алып килә. Болар - театрның соңгы премьералары – азәрбәйҗан классигы Җәвид Хөсәеннең “Иблис” трагедиясе һәм Островский буенча куелган “Яшенле яңгыр” спектакле. Театр Казанга шушы ике спектакльне алып килүен театрларда артыгракка көннәр булмау һәм нәкъ менә шушы ике спектакльгә сорау булу белән аңлата.

Татар тамашачысының тәрҗемә әсәренә салкын карашын Зилия Закирова рус классикасының күбрәк сүзгә корылган булуына, ә татар тамашачысын сүз белән генә тотып торып булмауга бәйләп аңлата. “Безнең халык иң күп йөри торган соңгы чыккан өч әсәребез дә тәрҗемә әсәре. Аларга халык йөри”, - диде ул. Театр директоры Роберт Шәймәрданов: “Кечкенә генә Минзәләдә “Түтиләр” тугыз тапкыр аншлаг белән күрсәтелде. Халык һаман сорый. Кыска гына вакыт эчендә “Яшенле яңгыр” җиде тапкыр күрсәтелде. Биш тапкыр аншлаг белән “Иблис”не уйнадык. 20 апрельдә тагын була. Халык колакчыннар җитмәгәнгә кайтып китте. Тагын бер партия колакчыннарга заказ бирдем”, - ди.

“Рус һәм азәрбәйҗан әсәрләрен куеп Минзәлә театры үзенә дан да алды. Татар театры гел татар әсәрләрен генә куярга тиеш дип санамыйм. Андый катгый карар юк. Бөтен татар театрлары татар әсәрләрен куя. Без дә куябыз”, - ди ул.

Директор бу ике спектакльнең федераль акчага куелуын раслый. “Безнең театрга “Бердәм Россия” партиясе проекты буенча 4 миллион 800 мең сум акча бирелде. Әлмәт театры да, Буа да, Түбән Кама да шулкадәр үк акча алды. Без реквизитка, җиһазларга баедык, театраль эффектлар өчен кирәкле җайланмалар алдык. Халык шундый төрле эффектлы спектакльләр ярата. Бу безгә күктән төшкән бәхет булды. Колакчыннарга кадәр сатып алдык. Кемдер җиһаз алмаган икән – үзләренә сылтасыннар”, - ди Роберт Шәймәрданов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100