news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Мусинга карата җинаять эше кузгатылды

«Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе Роберт Мусин тоткарланган. Аңа карата «Аеруча зур күләмдә башкарылган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Хәзер 52 яшьлек «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусиннан тикшерүчеләр сорау ала.

Башлангыч юрамалар буенча, 2016 елның августында «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре кредит алу һәм аннан акчаларны урлау максатыннан Россия Үзәк Банкына башка акционерлык җәмгыятьләре белән кредит килешүләре тәэмин ителгән югары ликвидлы активлар барлыгы турында фиктив мәгълүматлар бирә. Нәтиҗәдә, алынган 3 млрд сумнан артык кредит акчалары «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыятенең аффилировланган оешмалары хисап счетларына күчерелә.

Хәзерге вакытта булган хәлләрне ачыклау буенча тиешле тикшерү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100