news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Роберт Мусин: “Ак Барс” банкы җитди ныклык запасы туплады”
Казанда “Ак Барс” банкы ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 27 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). “Ак Барс” банкы ТР Хөкүмәте республика алдына куйган бурычларны хәл итү өчен федераль дәрәҗәдәге эре универсаль банка әверелергә тиеш.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда узган “Ак Барс” банкы ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында әнә шулай дип белдерде. Җыелышны “Ак Барс” банкы ААҖ Директорлар советы рәисе Роберт Мусин үткәрде.
“Ак Барс” банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев 2009 ел нәтиҗәләре буенча еллык хисап тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел “Ак Барс” банкы базардагы үз урынын саклап калган хәлдә, банк тармагында тотрыклы урын биләде. Банк Россиядәге 20 иң зур банк арасына керә. “Үзебезнең капитал күләме буенча без РФ кредит оешмалары рейтингында 15 нче урынны билибез. Активлар күләме буенча - 18 нче урында. Хисап елының башына һәм ахырына банк системасының берләштерелгән активларында банкның өлеше 0,8 процент тәшкил итте”, - диде ул.
Хисап елында банкның активлары 9,4 миллиард сумга яки 4,3 прцентка үскән һәм ел ахырына 226,5 миллиард сумга җиткән. Клиентлардан җәлеп ителгән акча 13,3 процентка үскән һәм декабрь ахырына 121,2 миллиард сум тәшкил иткән.
2009 елда банк 625,9 миллион сум күләмендә табыш алган. Узган ел нәтиҗәләре буенча чиста табыш 601,9 миллион сум тәшкил иткән.
Хисап чорында банкның ресурслар базасы структурасы сыйфат ягыннан үзгәрешләр кичергән, бу РФ Үзәк банкы һәм башка кредит оешмаларыннан җәлеп ителгән акчаларның 18,4 һәм 12,2 миллиард сумга кимүендә чагылыш таба, бу банкның үз ресурслар базасының тотрыклы булуы хакында сөйли.
Узган ел халыктан җәлеп ителгән акчаларның күләме 7,7 миллиард сумга яки 32,7 процентка арткан һәм 31,4 миллиард сум тәшкил иткән. Роберт Миңнегалиев билгеләп үткәнчә, банкның корпоратив бизнесы юридик затларның акчаларын җәлеп итү һәм кредит операцияләрендәге эшчәнлек юнәлешләренең иң мөһиме санала. Узган ел юридик затлардан җәлеп ителгән акчалар 6,5 миллиард сумга яки 7,8 процентка арткан. Корпоратив клиентларның кредитлар портфеле күләме узган ел ахырына ел башы белән чагыштырганда 7 процентка арткан һәм 135,6 миллиард сум тәшкил иткән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелышка нәтиҗә ясады. Ул билгеләп үткәнчә, “Ак Барс” банкы оешкан көненнән алып ике кризис (1998 һәм 2008 елларда) кичерде. Узган ел тулаем алганда Россия һәм Татарстан икътисады өчен киеренке булды, әмма банк барлык кыенлыкларны җиңде һәм кризистан югалтуларсыз чыкты. “Ак Барс” банкына республика дәрәҗәсендә җитди ярдәм күрсәтелә.
“Республикага куәтле банк кирәк. Ул стратегияне үзгәртергә, актив булырга, үз урынын саклап калу белән бергә, эшнең яңа юнәлешләрен дә табарга тиеш. Заманча технологияләр кертергә һәм чыгымнарны оптимальләштерергә кирәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты. “Дөньякүләм финанс базарлары ачыла, безнең күп кенә кызыклы проектлар бар. “Ак Барс” банкы тышкы базарларда тагын да активрак эшли ала”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Кредит учреждениесенә физик затлар, кече һәм урта эшкуарлык белән активрак эшләргә кирәк. “Ак Барс” банкы Татарстан Республикасының төп банкы булды һәм шулай булып кала да. ТР җитәкчелеге һәм ТР Милли банкы банкка алга таба да ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Утырыш ахырында бер төркем хезмәткәргә Хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. “Ак Барс” банкы ААҖ Директорлар советы рәисе Роберт Мусин икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орден-медале белән бүләкләнде. “Ак Барс” банкы ААҖнең идарә рәисе Роберт Миңнегалиев һәм “Ак Барс” банкы ААҖ идарә рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәевка “Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot