news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә «Шигъри моңнар» кичәсе узачак

11 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Яшәргә икән, яшәргә» дип аталган җырлы-шигъри кичә узачак. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт программасында Татар мәдәни үзәге артистлары башкаруында «Әнкәмнең догалары», «Соңдыр шул, соңдыр», «Ак каеннар арасында», «Кайтабыз да китәбез шул» һәм башка җырлар яңгыраячак. Чараның координаторы — Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, диелгән хәбәрдә.

Кичә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге, Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт, 102 бүлмә адресында оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot