Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роберт Миңнуллин каберенә таш куелды
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин каберенә таш кую мәрасименә иң якын кешеләре генә җыелган иде.
«Əтинең ташы үзе кебек гади һәм эчтәлекле булырга тиеш иде. Ул биредәге башка ташлардан зурлыгы белән аерылып тормый, чөнки әти халыктан аерылып тормады», диде шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова.
Ул таш кую эшендә ярдәм иткән Хөкүмәткә, мәдәният министрлыгына, ташны ясаучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Таш кую мәрасименә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла килгән, туганнары, дуслары, каләмдәшләре җыелган иде.
Чыгышларда күренекле шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү чаралары турында сүз булды. Чыгыш ясаучылар Республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исеме бирелү, шагыйрь исемендәге конкурс, истәлек тактасы кебек чараларны искә алдылар.
- Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында 71 яшендә вафат булды. Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз