news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә татар рәссамнары белән очрашу булды

Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә татар рәссамнары белән очрашу булды
Фото: «Татар-информ»га Нуридә Насыйбуллина тәкъдим итте

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә җәйге лагерь балалары белән очрашу узды. Чакырылган кунаклар арасында рәссам Фәйзрахман Камалов һәм табигать фәннәре магистры, рәссам Раушания Габидуллина бар иде.

«Фәйзрахман Гафурович һәм Раушания Габидуллинаның әсәрләрендә милли фольклор, чынбарлык реализмы чагылышы һәм рәссамнарның фантазиясе берләштерелә. Камалов рухи энергиянең һәм традицион кыйммәтләрнең бу заманча тормыш күренешенә әверелүен «трансформация сәнгате» дип атый. Казан шәһәре Яңа-Савин районының «Татар телендә белем бирүче 155нче гимназия» укучылары һәм кунаклар арасында самими әңгәмә булды. Укучылар сүзләр тарихына (этимология) күзәтү ясады, файдалы мәгълүматләр алды. Кунаклар аларның сорауларына җавап бирде, тормышлары һәм эшләре турында сөйләде», – диде «Татар-информ»га китапханәнең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot