Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә Каюм Насыйрига багышланган кичә оештырылды

Кичә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган кичә булды.
Чарага Габделкаюм Насыйри исемендәге музей җитәкчесе Кадрия Хәлимова, Казан шәһәре Совет районы 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясенең алтынчы сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Лилия Вәлиуллова, Илсөяр Вәлиева һ.б. китап сөюче дуслар чакырылды.
Тантананы филология фәннәре кандидаты, китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Нуридә Насыйбуллина ачып җибәрде. Ул Габделкаюм Насыйровның татар теле өчен фәнни нигез булдыруы, аны язу һәм әдәбият теле итү, аны башка телләр дәрәҗәсенә күтәрү өстендә эшләвенә басым ясап, галимнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
«Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда Каюм Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана. Каюм Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. Ул рәссам да булган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган», - диде Нуридә Насыйбуллина.
Ул мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйриның татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакяр хезмәт иткәнен әйтте.
«Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар яза. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзи. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп, «Кырык вәзир кыйссасы», «Фәвакиһел җөләса фил – әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше»), «Кырык бакча» җыентыкларын төзеп бастыра. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итә, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә», - диде Нуридә Насыйбуллина.
Каюм Насыйри исемендәге музей җитәкчесе Кадрия Хәлимова галимнең тормыш юлы белән таныштырды. Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева мәдәни кичәне югары бәяләде һәм мондый чараларның балаларның аң-белемен үстерүдә, мирасны саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруда мөһим роль уйнавын әйтте. Директоры урынбасары Гөлнар Иксанова оештыручы, катнашучыларга рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Китапханәчеләр Айгөл Низамова, Алсу Низамиева укучыларга «Каюм Насыйри мирасы» китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендәге Каюм Насыйри әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар балаларда зур кызыксыну уятты.
- Габделкаюм Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
- 1879 елдан башлап Габделкаюм Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Габделкаюм Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була.
- Габделкаюм Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Гомеренең соңгы елларында аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. Габделкаюм Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә зиратында җирләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз