news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә гарәп графикасындагы мирас турында сөйләшкәннәр

Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә гарәп графикасындагы мирас турында сөйләшкәннәр
Фотоларны "Татар-информ"га Нуридә Насыйбуллина тәкъдим итте

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә «Яшь туган якны өйрәнүче» клубының «Татар язма мирасын саклау һәм популярлаштыру» темасына багышланган очрашу булган. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева кулъязма мирас турында чыгыш ясаган.

«Нурия ханым Казан шәһәре Совет районы 180нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары өчен чыгыш ясады. Ул мавыктыргыч итеп гарәп графикасындагы кулъязма мирас һәм аның дөнья цивилизациясендәге роле турында сөйләде. Балалар Нурия Әхәт кызын зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләренең сорауларын да бирделәр. Чара азагында укучылар мастер-класста катнашып китап кыстыргычы ясадылар», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре кандидаты, китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Нуридә Насыйбуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot