Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә «Дуслык күпере» төбәкара телеконференциясе узды
18-19 ноябрьдә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Дуслык күпере» телеконференциясе узды.
- Чараның төп максаты – төрле төбәкләрдә яшәүче балалар арасында дуслыкны тирәнәйтү, туган телгә һәм мәдәни мираска хөрмәт тәрбияләү, шулай ук китапханәләрнең уртак эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
«Онлайн-очрашуга Чувашия Республикасы Чабаксар шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 11 нче филиалы – Хрисан Степанов исемендәге балалар китапханәсе һәм Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәр округы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 7 нче үзәк балалар китапханәсе укучылары һәм хезмәткәрләре кушылды», - диде «Татар-информ»га Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.

Аның әйтүенчә, телеконференция барышында кунакларга татар халкының бай тарихы, күркәм гореф-гадәтләре, милли ашлары һәм затлы киемнәре тәкъдим ителгән. Китапханә фондларындагы сирәк басмалар һәм балалар әдәбияты үрнәкләре дә игътибар үзәгендә булган.
«Очрашуны яшь талантларның иҗади чыгышлары тагын да баетты һәм җанландырды: Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназия укучысы Сәйдә Закирова, шулай ук Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия укучылары Әзилә Сафеева, Зифа Сафина һәм Диләрә Сәмигуллина моңлы татар халык җырларын башкарды, балалар шагыйрәләре Йолдыз Шәрапова һәм Рәхимә Арсланованың шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, тыңлаучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. «Эледанс» балалар бию ансамбле дәртле татар халык биюләре белән чыгыш ясап, барлык катнашучыларның алкышларына күмелде», - диде ул.
Телеконференциядә Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче гимназия һәм 23 нче лицей укучылары да зур активлык күрсәткән. Балалар бер-берсенә үзләрен кызыксындырган сораулар биргән, туган як тарихы, яраткан китаплары турында сөйләшкән.
«Катнашучылар күрше төбәк китапханәләренең эшчәнлеге, анда яшәүче халыкларның традицияләре һәм бәйрәмнәре белән якыннан танышты. Оештыручылар фикеренчә, мондый онлайн-очрашулар географик ераклыкларга карамастан, яшь буынны берләштерергә, үзара аңлашуны арттырырга һәм киләчәктә яңа уртак мәдәни-мәгариф проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә», - диде Нуридә Насыйбуллина.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз