Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә балалар катнашында Сабантуй оештырылган
Бүген Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә җәйге лагерь балалары белән татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй уздырылды.
«Сабантуй турындагы беренче чыганак 921 елда языла. Болгар шәһәрендәге бәйрәм турында гарәп сәяхәтчесе һәм илчесе Ибн Фадлан тасвирлаган. Ибн Фадлан үзенең язмаларында Хорезм дәүләте турында да яза. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Үзбәкстан республикасы Хорезм өлкәсе Ургәнч дәүләт педагогика институты Башлангыч белем назариясе кафедрасы профессоры Гәүһәр Эчшанова, Бехзод исемендәге Ташкент милли рәссамлек вә дизайн институты магистры Ирода Хәлморатова булды», – диде «Татар-информ»га китапханәнең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.

Яшь рәссам Казан шәһәре Яңа-Савин районының «Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия» укучыларын осталык дәресендә рәсем ясау серләре белән таныштырган.
Бәйрәм фольклор жанрлары өйрәнү белән үрелеп барган. Гәүһәр Эшчанова дастаннар белгече буларак, «Идегәй» дастанының татар, үзбәк телендәге берничә варианты барлыгын әйтә, мисаллар китерә. Дастанның башка фольклор жанрларыннан ниләр белән аерылуы, иң танылган «Идегәй» дастанының ничә варианты иҗат ителгән булуы хакында бәян итә. Аннан тыш әдәбиятта тагын ниндиләре билгеле булуын да искә төшереп, Нуридә Насыйбуллина «Идегәй» дастанының бүгенге көндә актуальлек дәрәҗәсе турында сөйләгән.

«Сабантуйларда акыннар, җыраулар һәм тел осталары арасында җыр ярышлары уздырылган. Дастанннар телдән телгә күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән. Бу зур теманы кыска вакыт эчендә генә колачлап алу мөмкин түгел. Әлеге темага чаралар уздыру алдагы айларда да планлаштырыла, тарихын өйрәнергә теләгән укучыларны көтеп калабыз», – диде Нуридә Насыйбуллина. Сабантуй уен-җыр, җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз