Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Миңнуллин исемендәге фонд балалар арасында иҗади бәйге игълан итә

Роберт Миңнуллинның гаиләсе шагыйрь исемендәге фондны гамәлгә куйды. Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм итү өчен Роберт Миңнуллин исемендәге фонд беренче эше итеп «Шигърияткә сәяхәт» иҗади бәйгесен игълан итә.
«Без конкурсны әти исемен йөрткән Республика балалар китапханәсе белән берлектә игълан иттек. Фонд әле эшчәнлеген башлап кына җибәрде», – диде Фонд директоры, Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова.
Конкурс халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 75 еллыгына багышлана. Шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Приз фонды – 150 мең сум. Нигезләмә буенча барлыгы 27 призлы урын каралган.
Конкурс дүрт номинациядә үтә. «Роберт Миңнуллин әсәрләренә рәсемнәр», «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм Роберт Миңнуллин шигырьләренә язылган җырларны башкару», «Шигърияткә адымнар», «Роберт Миңнуллин әсәре буенча иң яхшы язма».
Иҗади конкурста балалар өч яшь категориясенә бүленеп катнаша ала: 5 – 7 яшьлекләр, 8 – 11 яшьлекләр, 12 – 14 яшьлекләр.
Конкурс 20 февральдән 2 апрельгә кадәр өч этапта үткәрелә. Беренче сайлап алу этабы 15 мартка кадәр Татарстанның муниципаль районнардагы балалар китапханәләрендә үтә. 15 марттан 22 мартка кадәр әзер эшләр кабул ителәчәк. 23 марттан 2 апрельгә кадәр оештыручылар эшләрне бәяләп җиңүчеләрне билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз