news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар иҗаты бәйгесенә 900дән артык гариза килгән

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесенә 900дән артык гариза килгән.

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара.

«900дән артык гариза килүе гаҗәп тә түгелдер, бу Роберт Миңнуллинның балалар өчен кадерле һәм популяр булуыннан да киләдер», - диде бәйге оештыру инициативасы белән чыккан Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды җитәкчесе, шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова кичәне башлап.

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева сыйфатлы эшләрнең бик күп килүе һәм бәяләүнең гаять катлаулы булуын ассызыклады.

Бәйгенең жюри әгъзасы, Роберт Миңнуллинның фикердәше булган күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов нәфис сүз номинациясен тәбрикләргә чыккач җиңүчеләрне бәхәсләшә-бәхәсләшә билгеләүләрен әйтте.

  • Бәйге өч яшь категориясендә дүрт номинациядә игълан ителгән иде.
  • Бәйгене Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә уздырды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100