Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Миңнуллинның мари телендәге “Кумыл Сабантуй” дигән шигырьләр китабы тәкъдим ителде
Бу басма мариларның мәдәни тормышында матур вакыйга, татарлар һәм марилар арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту булып тора
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Роберт Миңнуллинның мари телендә дөнья күргән “Кумыл Сабантуй” дигән шигырьләр китабы М.Шкетан исемендәге Мари Милли драма театрында тәкъдим ителде. Бу басма мариларның мәдәни тормышында матур вакыйга, татарлар һәм марилар арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту булып тора. Тантана вакытында Р.Миңнуллинның мари, татар һәм рус телләрендәге шигырьләре җырлары яңгырады.
Бөтенмари советы җитәкчесе А.Иванов Роберт Миңнуллинга Мари Эл Дәүләт Җыены Рәисе Ю.Минаковның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз