news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин вафат

Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде.

Роберт Миңнуллин вафат

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.

«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100