news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин Ваһапов фестивале онытылган җырчыны кире кайтара алды дип саный

Шагыйрь бәйгене профессиональ дәрәҗәдә башкаручы җырчыларның фестивале булуын әйтте.

Роберт Миңнуллин Ваһапов фестивале онытылган җырчыны кире кайтара алды дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Ваһапов исемендәге фестиваль җырчы Рәшит Ваһапов исемен кире кайтара алды дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең гала-концертында сөйләде.

Роберт Миңнуллин Ваһапов фестиваленең үсеше бар дип әйтте. “Чөнки ул ниндидер бер торгынлык чорында барлыкка килде, бертөсле генә барган чакта, онытылган Рәшит Ваһапов яңадан дөньяга чыкты. Бу бик мөһим әйбер дип улыйм мин, онытылганнарны кире кайтару бик авыр”, - диде ул.

“Яңа җырчылар җырларны яңадан яңгырата ала, ә онытылганнарны кире дөньяга чыгару – кыен әйбер. Рифат Фәттаховның игелекле эшләрнең берсе шул булды. Ә үсеш мәсьәләсенә килгәндә, татарда элек тә бөек җырчылар булган, хәзер дә бар. Ләкин аларны сайлап җырлатырга кирәк”, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

“Ваһапов фестивале – югары профессиональ дәрәҗәдә җырлаучы җырчыларның фестивале дип исәплим. Яшьләре дә, өлкәннәре дә – анда инде бөтенесе дә бергә. Шуңа күрә бу югары үрләргә фестиваль ирешә алды дип уйлыйм”, - диде шагыйрь.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100