news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнә

Камал театры алдына Роберт Миңнуллинның җәсәден китереп куйдылар.

Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнә
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәова). Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнәчәк. 

Камал театры алдына Роберт Миңнуллинның җәсәден китереп куйдылар. Мәйданда Роберт Миңнуллин шигырьләренә җырлар һәм автор башкаруында шигырьләре яңгырый.

Мәйдан янында халыкны маскалар һәм антисептик белән тәэмин итү өстәләре унаштырылган.

Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot