news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин: Татарстанга яңа Шартнамә, һичшиксез, кирәк

Шагыйрь фикеренчә, әлеге документның формаль рәвештә булуы да җитә.

(Казан, 2 апрель, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова) “Шартанмәләрнең икесен дә төзү һәм язуда катнашкан кеше буларак шуны әйтәм: әлеге документ безгә кирәк", - дип белдерде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.

"Әгәр дә без Татарстан икән, икенче урында торган зур санлы милләт икән, соңгы 25 ел эчендә үз республикабызны, дәүләтчелегебезне тота алган зур халык икән (биредә мин барча татарстанлыларны күздә тотам), Шартанмә, һичшиксез, булырга тиеш. Бу бит безгә генә түгел, Мәскәү хакимияте өчен дә кирәк. Әгәр дә безнең республика иң алдынгы рәтләрдә бара икән, аның Президенты дөнья күләмендә, Ислам дөньясы илләрендә турыдан-туры эш алып бара икән, аңарга Россия Президенты исеменнән билгеле бер вәкаләтләр бирелергә тиеш. Вәкаләтсез безне чит илдә аңламаячаклар”, - дип саный шагыйрь, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин.

“Әлеге документта ниндидер зур вәкаләтләр язылу да кирәк түгел, хәтта, аның формаль рәвештә булуы да җитә. Шартанмә сүзе булу, ике Президентның кулы куелган кәгазь булу мөһим. Әгәр дә өченче шартнамә төзелмәсә, бу – рухи яктан зур җиңелү булачак. Безне яратмаган башка өлкәләр, хакимияттә утырган кайбер затлар рәхәтләнеп бәйрәм итәчәк. Ә иң мөһиме, без бу Шартнамәне кире кайтарып ала алмаячакбыз”, - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100