news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин: “Татар-информ”да гына тел турындагы шигырьләрем басыла

Халык шагыйре фикеренчә, башка газета-журналлар кыю шигырьләрне алмый.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын, үзенең тел турындагы кыю шигырьләрен бастыручы бердәнбер мәгълүмат чарасы икәнен билгеләп үтте.

“Язган шигырьләремне, “кайнар көе” үземнең Инстаграм аккаунтына куеп барам. Чөнки газета-журналларга алар кирәкми. Тел турындагы кыю фикерле, ачынып язган шигырьләремне дә “Татар-информ” гына бирә. Югыйсә, “Роберт абый, бу шигыреңне алыйк әле, тел турында менә шундыйрак фикер әйтеп, яз әле” дип, газета-журнал редакторлары үзләре шалтыратырга тиеш миңа. Татар теле турында шушы арада гына да никадәр шигырь язылды. Вәзгыятьнең киеренке чагында, алар шул шигырьләрне беренче биткә бирергә тиеш юкса”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Роберт Миңнуллин дүрт ай эчендә Инстаграмны өйрәнеп, бүгенге көндә актив эшләүче инстаблогерның берсе. Аңа язылучылар саны 5000нән артып китте. Инстаграмга теркәлүендә дә ул “Татар-информ” агентлыгының өлешен әйтеп узды.

“Татар-информ” мине, онытыла барган шагыйрьне, кабат халыкка якынайтты. “Шулай булырга кирәк” дигән шигыремне яздырганнан соң, бик күп кайтавазлар килде. Аны “Ватсап”, “Вконтакте” кебек социаль челтәрләр аша күп йөрттеләр. Шулвакытта мин: “Әһә, халыкка мин кирәкмен икән әле” дип нәтиҗә ясадым”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100