news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында балалар әдәбиятына да күзәтү ясалды.

Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
Рамиль Гали

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Роберт Миңнуллинның балалар өчен шигырьләр язмый башлавы балалар әдәбияты өчен зур югалту. Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Балалар әдәбиятына күзәтү ясарга алынган язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева үз чыгышында шулай дип белдерде.

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин моңа аңлатма биреп: “Үзең күреп торасың бит хәзер нинди шигырьләр язылганын, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Берсеннән икенчесенә күчү бик авыр. Әмма бу балалар әдәбиятыннан киткән дигән сүз түгел”.

Роберт Миңнуллин үзенең балалар әдәбияты өчен борчылуын әйтә. “Балалар әдәбиятында торгынлык чоры, - ди ул. – Бәлки заман нык үзгәргәндер, бәлки язучылар үзгәргәндер. Үзем дә шуны кичерәм. Дөресен әйткәндә, элеккечә язасы килми. Бик күп яздым. Аның бер чиге була. Яңача язасы килә. Күңелдә нәрсәдер өлгерә...”

Кичә “Казан” милли-мәдәни үзәктә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100