news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин коронавируска багышлап шигырь язган

Шагыйрь аны Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырган.

Роберт Миңнуллин коронавируска багышлап шигырь язган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең яңа шигырен коронавируска багышлаган. Шагыйрь аны Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

«Бөтен дөньяга

Тарала вирус…

Тарала вирус -

Коронавирус…

Аңа барыбер -

Ни дошман, ни дус,

Аңа барыбер -

Ни кытай, ни рус...», диелә шигырьдә.

Шагыйрь авыруны Татарстан ягына карамаска чакыра.

Кытайда Covid-19 коронавирусының таралуы хакында узган елның декабрь ахырында билгеле булды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге авыруны халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип таныды.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Кытай галимнәре коронавирусның ике төрчәгә бүленүен белгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100