Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс игълан ителәчәк
Конкурс дүрт жанрны үз эченә ала — шигырь, проза (хикәя, повесть), комикслар һәм скетчлар.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы әсәргә Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс игълан ителәчәк. Конкурс татар телендә язылган әсәрләр арасында үткәрелә.
Балалар һәм үсмерләр өчен язылган әсәрләр ноябрь аеннан кабул ителә башлаячак ди оештыручылар. Конкурска дигән әсәрләрне Язучылар берлеге кабул итә.
Конкурс дүрт жанрны үз эченә ала — шигырь, проза (хикәя, повесть), комикслар һәм скетчлар (бер актлы кыска пьесалар). Ягъни, әдәби конкурсның үзенчәлеге — комикслар. Аның призы да зуррак — I урынга 120 мең сум вәгъдә ителә, II урын — 90 мең сум, lll урын — 70 мең сум.
Башка жанрларның премиясе урынына карап 40 мең сумнан 100 мең сумга кадәр. Приз фонды 900 мең сум.
Иҗади эшләр бер ай дәвамында кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясала,
Конкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз