news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллин "Интертат"тагы иң мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә өстәмә кертте

Шагыйрь бөек җырчы Фәридә Кудашеваны мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә кертергә кирәк дигән фикердә.

Роберт Миңнуллин "Интертат"тагы иң мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә өстәмә кертте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Интертат” электрон газетасында дөнья күргән “Татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары” мәкаләсенә карата фикерен белдерде. Ул мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашеваны кертергә кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га сөйләде.

“Миңа калса, Фәридә Кудашева – иң бөек хатын-кызларыбызның берсе. Өстәвенә ул татар һәм башкорт халкына бертигез хезмәт иткән җырчыбыз да. Фәридә апа иң талантлы җырчылар рәтендә булырга тиеш. 60 елга якын җырлады, радио-телевидение, авыл клубларында, сәхнәдә чыгыш ясады”, - диде ул.

Роберт Миңнуллин ни өчен җырчының бу исемлеккә кермәве турында үз фикерен әйтте. “Мин бер генә сәбәбен күрәм: ул исемлеккә, мөгаен, Башкортстанныкы булганга кермәгәндер, шуңа да мөнәсәбәт шундыйдыр. Халык белеп бетермидер”, - диде ул.

“Фәридә Кудашева татар хатын-кызлар арасыннан иң зур, иң күренеклесе булырга тиеш. Без бит үз тирәбездә ике-өч кешене генә беләбез, ул әдәбиятта да, сәнгатьтә дә шулай”, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

  • “Интертат” иң мәшһүр татар хатын-кызлары турында сораштыру уздырды. Сораштыруда катнашучылар иң мәшһүр хатын-кызларны атады. Сөембикә, Мәгубә Сыртланова, Фатиха Аитова, Мөхлисә Бубый кебек шәхесләр иң танылган хатын-кызлар дип аталды.

Роберт Миңнуллин бу хакта "Мәшһүрләр белән рәттән, кемнәр генә аталмаган анда... Кичерә күр, Фәридә апа! Нишлисең, шундый инде без менә”, - дип язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100