Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роберт Миңнуллин: “Җидегән чишмә” талантлы шагыйрьләрне яшәртте
Роберт Миңнуллин: “Җидегән чишмә” талантлы шагыйрьләрне яшәртте
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Сиксәненче еллар башында республиканың Түбән Кама шәһәрендә “Түбән Кама нефтехим” гигант завод каршында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыру каланың мәдәният тормышында иң истәлекле һәм якты вакыйгаларының берсенә әйләнә. Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йортында “Җидегән чишмә”нең 25 еллык бәйрәмен билгеләп үттеләр. Анда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме, драматург Туфан Миңнуллин, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин, иҗади берләшмәнең җитәкчесе Мөнәвир Галимуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, Түбән Кама шәһәре башлыгы Фатыйх Котдусов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм башка кунаклар катнашты.

Шагыйрь Сибгат Хәкимнең 70 еллыгына багышланган беренче тантана “Җидегән чишмәнең” туган көне булып Түбән Кама каласы тарихына кереп калган. “Түбән Камадагы кичә онытылмый. Һәрвакыт сагындырып тора торган истәлек. Шундый бер кичә өчен гомер буе иҗат итсәң дә ярый. Мин шундый очрашулар белән яшим. Бар да чын күңелдән, ихлас, кешеләр әйбәт, җылы атмосфера, бөтен җирдә шулай булса иде, рухым тагын да ике тапкыр үсәр иде. Бу кичәнең минем гомеремнең ахырына туры килүенә шатмын”, - дип язып калдыра Сибгат Хәким. Шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин катнашындагы кичә, чын мәгънәсендә, поэзия бәйрәменә әйләнә.
Шулай итеп, Казаннан читтәге бер төбәктә - Кама аръягында игелекле Түбән Камада, бер яңа мәдәни хәрәкәт барлыкка килә. Әлеге хәрәкәтнең башында милли мәдәниятне һәм әдәбиятны, рухи байлыкны барлаучы һәм халык күңеленә кайтаручылар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ару-талуны белмичә эшләүче Наил Нуретдинов һәм Рахмай Хисмәтуллин тора. Җырчыларны, сүз осталарын, биючеләрне, һәвәскәр композиторларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны, төрле милләт язучыларын чакырып, иҗади фикер алышулар башлана. “Җидегән чишмә”дә түбәнкамалыларга татар халкы күңеленә үтеп кергән, яратып җырланган җырлар, ургылып аккан әдәбият чишмәләре, театр нурлары, сынлы сәнгать бизәк-нәкышлары, тарих төпкелләре, бию очкыннары, халык уеннары үрнәкләре тәкъдим ителә. Ул елларда берләшмәне олпат шәхесләр Мәсгут Сибгатов һәм Азат Зыятдиновлар җитәкли.
Хәзер “Түбән Кама” ачык акционерлык җәмгыятенең фәнни-технология үзәге директоры Азат Зыятдинов бәйрәм тантанасында: “Чыннан да 25 ел - ул байтак вакыт. Гомеребезнең үтә дә үзенчәлекле еллары. Әмма мин үзем шул авыр елларда – беркайда татарча сөйләшергә ярамаган елларда, татарча сөйләшүдән барыбыз да курыккан елларда менә шушындый агымның килеп чыгуына шатмын. Ул танылу тапты, без үзебезне халык итеп сизә башладык. Бу шундый көтелгән, моңарчы күрелмәгән, халык күңелендә тирән эз калдырган бер күңелле вакыйга булды”, - дип белдерде. Һәм халык рухына бирелгән Наил Нуретдинов һәм Рахмай Хисмәтуллиннар булмаса, әлеге хәрәкәтнең оешып та китә алмаганлыгын әйтте. “Алар үз гомерләренең бик күп көннәрен, күңел ялкыннарын халыкны уятуга, аны тәрбияләүгә һәм үзебезнең рухка кайтаруга зур өлеш керттеләр. Яшьләр моны киләчәк буыннарга алып барып җиткерсен иде”, - диде ул. Мәсгут Сибгатов исә: «Алга таба да «Җидегән чишмә»безнең суын киметмичә алып барсак, халкыбызга төрле яклап мәдәният хезмәте күрсәтү өлкәсендә армый-талмый эшләсәк иде», - дип белдерде.

Гигант бер завод каршында барлыкка килеп, инде 25 ел буе халыкның йөрәк тибешен, күңелен тоеп яшәгән “Җидегән чишмә”гә “Нефтехим” заводы директоры Николай Лимаев зур игътибар биргән, берләшмәгә һәрвакыт ярдәмен күрсәтеп торган. Акционер оешманың матди хәле нинди генә булуга карамастан, бер җитәкче дә берләшмәне ташламаган.
Егерме биш еллык гомер эчендә “Җидегән чишмә” милли әдәбият классиклары Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Аяз Гыйләҗев, Гөлшат Зәйнашева, композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Мирсәет Яруллин, җырчылар Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, скульптор Бакый Урманче, галимнәр Әбрар Кәлимуллин, Миркасыйм Госманов, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов, Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Наҗар Нәҗми, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка бик күп шәхесләр кунакта була. Һәр очрашу милли мәдәниятне үстерүгә, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга багышлана. Наҗар ага Нәҗмидән “Нәрсә ул “Җидегән чишмә?” дип сорагач, “ Их, егетләр, аны сөйләп булмый. Аны бары тик барып күрергә кирәк”, - дип җавап бирә.
Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу өч сәгатькә сузыла. Ул шәһәр үсешенә зур бәя биреп китә. “Җидегән чишмә”нең ролен сәяси яктан югары бәяли.
Халык арасында бигрәк тә шәһәр һәм нефтехимия оешмасы төзелешенә зур өлеш керткән якташлар очрашулары традициягә әйләнә. “Җидегән чишмә”нең күчмә кичәләре Актанышта, Казанда, Мәскәүдә, Чувашиядә, Стәрлетамакта аеруча җанлылык белән уза. 1999-2000 ел сезонындагы бер кичә якташлары, мөфти Равил Гайнетдинга багышлана. Анда Мәскәү мэры Юрий Лужков та катнаша. «Жидегән чишмә” кичәләләрендә “Яшьлек” һәм Россиякүләм һәм халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган “Нардуган” җыр-бию ансамбльләре, “Нәүрүз” җыр-бию театры, даими чыгыш ясап, үзләренең биюләре һәм җырлары белән түбәнкамалыларны гел сөендереп тора. “Җидегән чишмә”нең юбилей концертында да аларның урыны түрдән булды.

Тантанада “Җидегән чишмә”нең елъязмасы тамашачыларны моннан 25 ел элек булган вакыйгаларга алып китте. Тарихи тасмалардан Сибгат Хәким, Бакый Урманче, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкованың нурлы йөзләре халыкны сәламләде. Очрашу мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр хәзер инде кадерле ядкарьләр исәбендә.
“Җидегән чишмә” кунагы Роберт Миңнуллин берләшмәнең тәүге – Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсен искә төшереп: “Ул кичә әле дә күз алдымда. Чөнки ул безнең олуг шагыйребез, остазыбыз Сибгат ага Хәкимгә багышланган иде. Ул бер төркем яшьләрне үзе белән Түбән Камага алып килде. Шушы кичәдән соң Сибгат ага Хәким үзенең бөек шагыйрь икәнлеген белеп китте. Ул бөтенләй үзгәреп, яшәреп кайтып китте. Һәм бер ул гына түгел”, - диде шагыйрь. “Без шундый авыр елларда “Җидегән чишмә”дә катнашып, күрмәгән хөрмәтне күреп, үзебезнең талантлы шагыйрь икәнне белеп, Казаныбызга кайтып китә торган идек. “Җидегән чишмә”не башлап йөргән егет-кызларның батырлыгын берни белән дә үлчәп булмый. Бу берләшмәне безнең хөрмәтле дустыбыз, фидакарь җанлы Түбән Кама егете Мөнәвир Галимуллин җитәкли. Менә шундый шәхесләр “Җидегән чишмә”не күтәрә дә инде”, - дип, тәмамлады ул сүзен.
«Жидегән чишмә”нең даими кунагы, танылган драматург, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин сүзен ерактан башлады. “Егерменче гасырның икенче яртысында татар җирендә бер-бер артлы яңа шәһәрләр калкып чыкты. Ул шәһәрләргә СССР дигән илнең җитмеш ата баласы җыелды. Бу очракта татарга урын шактый кысылды. Татарга үз җирендә килмешәк булып калу куркынычы туды. Менә шушы вакытта татар халкының фидакарьләре, үз кулларына дилбегәне алып, үз шәһәрләренә иман нуры кертергә тырышты. Андый шәһәрләрнең иң алда торганы – Түбән Кама. “Җидегән чишмә”не без җыр, бию, күңел ачу урыны итеп кенә карарга күнеккәнбездер. Әмма ул татар халкы тормышында бик зур сәяси роль дә уйнады. Бик зур рәхмәт сезгә үзегезнең җирегездә кем икәнлегегезне күрсәтеп яшәвегезгә. Киләчәк буын сез һәм без эшләгән эшне дәвам итәргә сәләтле булсын”, - диде олпат шәхес.
Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова исә республикада чирек гасыр – 25 ел буе эшләп килгән бер генә дә иҗтимагый оешманың булмавын билгеләп үтте.
Түбән Кама шәһәре башлыгы, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатыйх Котдусов, тамашачыларны “Җидегән чишмә”нең 25 еллык бәйрәме белән котлап, язмышын “Җидегән чишмә” белән бәйләвенә бәхетле икәнлеген әйтте. Берләшмәнең барлыкка килү тарихына тукталып, ул: “Такыр җирдә чишмә бәреп чыкмаган кебек, шушы Түбән Кама халкы үзенең бүгенгесе, киләчәге турында борчылмаган, уйламаган, аны хупламаган булса, “Җидегән чишмә” барлыкка килә алмас иде. “Җидегән чишмә һаман яши, чөнки ул халык күңеленнән чыккан”, - диде, тамашачыларга рәхмәтен белдереп. Фатыйх Котдусов “Җидегән чишмә” оешканнан бирле, “Түбән Кама нефтехим” оешмасы белән уртак тел табып эшләүләрен, җитәкчеләрнең әлеге юнәлешне хуплауларын билгеләп үтте. Берләшмәне җигелеп тартып барган Мәсгут Сибгатовка, Азат Зыятдиновка, Рөстәм Галиевка һәм башка җәмәгать эшлекләренә Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Түбән Кама районының Ташлык авылыннан чыккан әдип, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бу төбәккә сәфәрнең максаты Түбән Кама районында һәм шәһәрендә Татарстанның телләр турындагы законын һәм дәүләт программасын тормышка ашыру белән танышу икәнлеген әйтеп үтте. “Менә шушы Телләр турындагы законны гамәлгә кертү буенча “Җидегән чишмә” кебек зур эшләгән оешма тагын кайда бар икән? Телгә кайда да өйрәнергә була, әмма күңелләребезгә татар рухын иңдерү “Җидегән чишмә” кебек берләшмәдә генә була торгандыр. Ул бәлки кайбер университетлар да эшли алмаган эшне эшләгәндер? Мин аны Казандагы атаклы Галиәсгар Камал исемендәге театр белән чагыштыра алыр идем”, - диде Разил Вәлиев. Әдип бүгенге көндә “Җидегән чишмә”не җитәкләүче Мөнәвир Галимуллинга, Түбән Кама педагогика көллияте директоры Рифкат Муллинга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Берләшмә җитәкчесе Мөнәвир Галимуллин, өч сәгатьтән артык барган кичәне йомгаклап: “Җидегән чишмә” татар халкының серле көче белән Түбән Кама шәһәрендә “туган”дыр. Бүгенге көндә бу берләшмә “Түбән Кама нефтехим” оешмасыныкы гына түгел, ул – бөтен шәһәрнеке. Минем ике хыялым бар. Бәлки 2008 елда үзебезнең “Җидегән чишмә”не Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итә алырбыз. Елъязмаларны туплап, берләшмә турында китап чыгару уе белән дә йөрибез. Сез булганда «Җидегән чишмә» яшәр, рәхмәт сезгә», - дип, күтәренке рухта тамашачылар белән саубуллашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз