news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роберт Миңнуллин Башкортстанда "Йөрәк сүзе" шигърият проектында катнаша

Роберт Миңнуллин Башкортстанда "Йөрәк сүзе" шигърият проектында катнаша

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә “Башкортстан” ТРК ДУП «Курай-ТВ» музыкаль каналы шигърият проектында катнашучылар һәм оештыручылар катнашында «Йөрәк һүҙе» матбугат конференциясе уза. Бу хакта “Башинформ” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Татарстан Республикасы халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Дагыстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь һәм суфи Магомед Әхмәтов, Чувашстан Республикасы халык шагыйре Валерий Воробьев катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot